Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлары "КАМАЗ-мастер" командасын Шереметьево аэропортында каршы алачак
Команданы каршы алырга 20дән артык кеше барачак.
(Мәскәү, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Иртәгә Мәскәү татарлары "Дакар-2019" ралли-марафоны җиңүчеләрен - "КАМАЗ-Мастер" командасын Шереметьево аэропортында каршы алачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте.
- "КАМАЗ-Мастер" командасы 17 гыйнварда "Дакар-2019" раллисының җиңүчесе булып танылды. РаллидаЭдуард Николаев экипажы 1 урынны, Дмитрий Сотников экипажы икенче урынны яулады.
Эмиль Фәйзуллин сүзләренчә, "КАМАЗ-Мастер" командасын каршы алырга 20дән артык кеше барачак. "КАМАЗ-Мастер" командасын каршы алырга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә эшләүчеләр, Яшьләр шурасы вәкилләре һәм Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз барачак", - диде ул.
"Без "КАМАЗ-Мастер" командасын татар милли киемнәреннән чәк-чәкләр белән каршы алачакбыз", - дип әйтте Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз