Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары Халыкара туган тел көне уңаеннан Instagram челтәрендә флешмоб үткәрә
Яшьләр татар телендә шигырьләр укып, эстафетаны бер-берсенә җибәрә.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары Халыкара туган тел көне уңаеннан Instagram челтәрендә флешмоб үткәрә.
Яшьләр татар телендә шигырьләр укып, эстафетаны бер-берсенә җибәрә. Эстафетада Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы да катнашырга өлгергән.
"Бүген туган тел көне! Без флешмобта катнашабыз! Татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыйбыз һәм эстафетаны ...(башка кешегә / оешмага) тапшырабыз", - дигән текст белән флешмоб Instagram челтәрендә йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз