news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары башкаладагы татарларга бәйле истәлекле урыннарны белүдә ярышты

Чарада 150дән артык кеше, шул исәптән татар-башкорт оешмалары һәм студентлар клублары активистлары катнашты.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан атналыгы кысаларында «Татарлар штабы»нда татар яшьләре кичәсе узды. Кичәдә катнашучылар Мәскәүдәге татарларга бәйле истәлекле урыннарны белүдә ярышты, шулай ук татар мәдәнияте һәм ашлары белән танышты. Бу хакта «Мәскәү татарлары штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада 150дән артык кеше, шул исәптән татар-башкорт оешмалары һәм студентлар клублары активистлары катнашты.

«Карт аяк» татар төркеме солистының чыгышы кичәгә килүчеләрнең игътибарын аеруча җәлеп итте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot