news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары аксакалларга ярдәм итә

«Мәскәү татарлары штабы» үз-үзеңне изоляцияләүдә онлайн рәвештә эшли.

Мәскәү татарлары аксакалларга ярдәм итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Мәскәү татарлары штабы» җәмгыяте олы яшьтәге кешеләргә бушлай ярдәм оештырды. Бу хакта «Штаб» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Аксакалларыбызга шалтыратып хәлләрен беләбез. Безнең 20 кеше 80нән, берничә кеше инде 90 яшьтән узган. Бөтен таләпләрне дә үтәп, битлекләр киеп, алрга азык-төлек илтеп бирәбез. Ярдәм кирәк булган кешеләргә 2 тапкыр өләшеп чыктык. Аларга бүген бигрәк тә безнең игътибарыбыз кирәк», — ди «Мәскәү татарлары штабы» җәмгыяте лидеры Рөстәм Ямалеев.

Алар һәрдаим кешеләрне өйдә утырырга, кунакларга йөрмәскә өнди.

«Ифтарга дип җыела башлаган һәм бизнес структураларыбыздан килгән акча хисабына бушлай ярдәм оештырдык. Безнең „Штаб“ 24 марттан онлайн режимда эшли башлады. Инстаграм челтәрендә төрле туры эфирлар алып барабыз, җырчыларны чакырабыз. Бүген туры эфирга юрист чыгачак», — дип сөйләде Рөстәм Ямалеев.

Әлеге чара вакытында кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны юристка бирә алачак. «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе сүзләренә караганда, алар инде туры эфирга берничә тапкыр психологны чакырганнар. Әлеге эфирны 500-800 кеше караган һәм 200 дән артык сорауга җавап бирелгән.

«Хәзерге вакытта кешеләрнең психологик халәте бик үк тотрыклы түгел. Халыкны тынычландырырга кирәк. Кешенең күңелендә без бу авыруны җиңәбез, бирешмибез дигән уе булырга тиеш. Татар халкы һәрвакыт тырыш һәм чыдам булды», — ди «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100