news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Башкалада эшләүче яшьләр оешмалары бергәләп openairfest үткәрәчәк.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең барлык татар яшьләре оешмалары бергәләшеп "Йолдызлар яңгыры" үткәрә. Бу хакта "Бердәмлек" яшьләр клубы хәбәр итә. 
 
11-12 августта "Бердәмлек" яшьләр клубы, Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллегендәге яшьләр шурасы, Россия мөфтиләр Шурасы каршында яшьләр оешмасы, Мәскәү татарлары "Штаб"ы, "TatFest", "TatCamp" һ.б. татар оешмалары бергәләп openairfest үткәрәчәк. 
 
Программада татар биюләре, кул эшләре, бизнес форум, татар сөйләме буенча мастер класслар, спорт турнирлары, караоке, дискотека, яшь башкаручылар катнашында концерт һ.б. чаралар каралган. 
 
Моннан тыш, мәчет чатырында "Имамнан сора" акциясе, милләт бердәмлегендә ислам роле лекциясе һәм намаз укулар каралган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100