news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар яшьләре Камал артистлары белән очрашуда яучы карчыкка хас үзенчәлекне белгән

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин Камал театры белән тыгыз элемтәдә торуларын әйтә.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Г.Камал театрының яшь артистлары Татар мәдәни үзәгендә Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре белән очрашты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте. Искәртеп үтик, Камал театры зур гастрольләр белән хәзерге вакытта Мәскәүдә чыгыш ясый.

Әңгәмәдәш очрашуда театрның баш администраторы Илназ Хәйбуллин, актерлар арасыннан Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Зөлфия Шәмсуарова, Илнур Закиров һәм театр оркестры музыканты, скрипкачы Динә Закирова, театрның фотооператоры катнашуын әйтте.

Мәскәү яшьләреннән Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Яшьләр советы әгъзалары, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары, “Илдан” бию ансамбле биючеләре, “Бердәмлек” клубы активистлары катнашкан.

“Без Камал театры белән күптән тыгыз элемтәдә. Алар килгән саен очрашу уздыру гадәте бар. Быел, шулай ук “Хәрәкәт-2016” Татар яшьләре көнендә театр артисты Илдус Габдрахманов степ та биегән иде. Безнең яшьләр Казанга театрга да еш бара”, - дип сөйләде Эмиль Фәйзуллин.

Аның сүзләренә караганда, очрашу барышында төрле кызыклы сораулар яңгыраган. “Мәсәлән, без “Хуҗа Насретдин” спектакле өчен ишәкне Казаннан алып килгәннәр дип уйлаган идек. Ә артистлар аны Мәскәүдә арендага алулары турында әйтте. Аннары актерлар спектакльдәге кызыклы әйберләр турында сөйләде. Бер спектакль вакытында идәнгә су түгелгән булган, нәтиҗәдә артистлар аяклары таеп егылып яткан. Аннан соң безне “Галиябану”дагы яучы карчык кызыксындырды. Аның чалбар балагы берсе эчкә тыгылган, икенчесе читегеннән тышка чыгып тора. Без башта моның нәрсәне аңлатканын белмәдек, ә безгә яучыны шуннан билгеләп була дип әйттеләр. Ягъни, аның бер балагы читегеннән чыгарга тиеш. Шулай ук, кыз урлау йоласы һаман бармы дип сорадык. Артистлар безгә бу гадәт әле һаман саклана, диде. Очрашу кысаларында, без баянда уйнадык, алар җырлады, шигырьләр сөйләп, күңелле итеп утырдык. Без үзебезнең проектлар турында да сөйләдек. Камал артистлары безне үзләренә кунакка чакырды”, - дип билгеләп узды Эмиль Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100