news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татар яшьләре "Хәрәкәт camp-2018" чарасына әзерләнә

Татарча пикник форматындагы вакыйга Корбан Гаетенә багышлана.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Мәскәү татар яшьләре Троицк шәһәрендә "Хәрәкәт camp-2018" чарасына әзерләнә. Быел ул зур масштаблы пикник форматында 1 сентябрь көнне үткәреләчәк. Бу хакта "Хәрәкәт" берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Чара Корбан гаетенә багышланачак. Шул уңайдан, имамның Корбан бәйрәме, исламда гаилә кыйммәтләре хакында вәгазь сөйләве көтелә. 
 
Хәрәкәтләнергә яратучылар өчен волейбол, аркан тартышу, капчык белән йөгерү, бадминтон һ.б. спорт уеннарында катнашу мөмкинлеге булачак. 
 
Яшь татар башкаручылары исә бәйрәмнең мәдәни өлешендә чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук татарча биюләр дә каралган. 
 
Татар тарихына багышланган чыгышлар, белем бирү форматындагы бизнес программа, танылган татар шәхесләре белән аралашу - болар барысы да "Хәрәкәт camp-2018" тә булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot