news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татар яшьләре башкала халкын татар шигърияте белән таныштырырга әзерләнә

Май аенда алар "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән кичә уздырачак.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). "TatarIn" Мәскәү татар яшьләре клубы шигырь кичәсендә башкала халкын татар шигърияте белән таныштырачак. "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән чара 18 майга билгеләнгән, дип хәбәр итә оештыручылар. 
 
Кичәгә килүчеләр татар шигърияте хакында презентация карап, татар телендә шигырьләр тыңлау мөмкинлегенә ия булачак. 
 
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" кичәсендә катнашырга теләүчеләр "TatarIn" клубының социаль челтәрдәге төркемендә теркәлү үтә ала. Чара узачак урын һәм вакыт хакында мәгълүмат соңрак билгеле булачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot