news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров 36 яшендә вафат булган

Камил Әмиров Ульяновск өлкәсенең Сайман авылында, әнисе кабере янында күмеләчәк.

Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров 36 яшендә вафат булган

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров вафат.

«Камил Әмиров хатыны Виолетта (Вәлишина) белән „Бердәмлек“ яшьләр клубының эшчәнлегендә актив катнашты. Алар шунда ук таныштылар да», — диде Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр комитетының рәисе Римма Гомәрова.

Камил Әмировка 36 яшь булган, аның ике баласы калган.

Камил Әмиров белән хушлашу иртәгә 10:30 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узачак. Ул Ульяновск өлкәсенең Сайман авылында, әнисе кабере янында күмеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot