news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар штабы Бөтендөнья Татар конгрессы составына кире кертелгән

Штаб конгресс составыннан 7 июнь көнне чыгарылган иде.

Мәскәү Татар штабы Бөтендөнья Татар конгрессы составына кире кертелгән
tatar-shtab.ru
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең Татар штабы Бөтендөнья Татар конгрессы составында эшен дәвам итәчәк. Бу хакта штабның рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 
Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм "Мәскәү татарлары штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев очрашып сөйләшкәннән соң, башкаланың иң зур татар оешмаларының берсе булган Татар штабы киләчәктә дә Бөтендөнья Татар конгрессы составында эшләячәк дигән фикергә килгәннәр. 
 
Билгеле булганча, штаб конгресс составыннан 7 июнь көнне чыгарылган иде. Сәбәбе - штаб адресына юлланылган шикаятьләр. Шулай булуга да карамастан, оешмага кергән татар вәкилләре актив эшчәнлек алып баруын дәвам итте. 
 
Мисал өчен, Татар штабы Казанда социаль челтәрдә эшләүче белгечләр өчен "100000 язылучы" тренингын уздырды. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Шул исәптән, блогерлар, фән һәм мәдәният, әдәбият вәкилләре дә. 
 
Традиция буенча Мәскәү Сабан туенда да активлык күрсәтте штаб вәкилләре. Хәтта ишкәкле регатада аларның командасы беренчелекне  яулады. 
 
Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе Сабан туен оештыруда, Түбән Кама районында Питрауны оештыруда да ярдәм күрсәттеләр, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100