Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татар милли хәрәкәте активисты Гаяс Ямбаев ковидтан вафат
Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә 81 яшь булган.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев ковидтан вафат. Аңа 10 сентябрьдә 81 яшь тулган.
«Гаяс абый Мәскәүнең танылган татар активисты булды. Милләтне саклау өчен бик күп проектлар эшләде. Ул һәрвакыт беренче булып йөрде, Мәскәү активистлары аны белә. Ул шундый хөрмәтле аксакал иде. Олы яшьтә булуына карамастан, чараларда катнашты, яшьләргә ярдәм итте. Безгә билгеле булганча, ул ковидтан үлгән», — дип сөйләде Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Аның сүзләренчә, Көньяк-көнчыгыш округындагы автономия бик танылган, анда татар этнокомпоненты булган мәктәп эшли.
Якынча мәгълүмат буенча, Гаяс Ямбаев пәнҗешәмбе көнне көнне 10:00 сәгатьтә Кузьминки зиратында җирләнә.
Гаяс Али улы Ямбаев 1940 елның 10 сентябрендә Мәскәүдә туган. Аның бабасы мулла булган, аннан ул дини белем алган. 1990 елга кадәр Гаяз Ямбаев Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли. Мәскәүдә татар этнокомпоненты булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары булдыруда актив катнаша.
1998 елда Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайлана. «Фидакарь хезмәт өчен», «Мәскәүнең 850 еллыгы», «Казанның 1000 еллыгы». «Батырлык һәм Ватанга мәхәббәт өчен» истәлек билгеләре һәм күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз