Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татар мәктәбендә узган иҗади бәйгедә Россиянең 9 регионы катнашкан
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраган.
(Мәскәү, 17 февраль, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә узган иҗади бәйгедә Россиянең 9 төбәгеннән укучылар катнашкан. Бу хакта әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр ителде.
- Бәйге Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан уздырыла. Сайап алу турына укучылар үз эшләрен дистанцион рәвештә җибәрә. Җиңүчеләрне бүләкләү гала-концертта февраль аенда уза.
Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен Мәскәү, Оренбург, Саратов, Түбән Новгород, Тобольск, Төмән, Самара өлкәләреннән, Татарстан һәм Кырым республикаларыннан гаризалар җибәрелгән.
Беренче урынны алучылар арасында булган Кырым татары кызы Рушан Минадиева җитәкчесе Нәҗия Әбләмитова сүзләренчә, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен ул Кырым татарлары теленә үзе тәрҗемә иткән. “Муса Җәлил иҗаты безгә бик ошый. Мин үзем аның шигырьләрен кат-кат укыйм”, - дип әйтте ул.
Бүләкләү тантанасы 1186нчы мәктәпнең актлар залында узды. Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү Муса Җәлилнең шигырьләрен төрле телләрдә уку белән үрелеп барды. Шагыйрь, Советлар Союзы Героена багышланган җырлар яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз