news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды

(Мәскәү, 21 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә башкаланың татар җәмәгатьчелеге каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 99 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үткәрде.

Кичәне Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм 1186нчы татар этномәдәни мәктәбе Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең актив ярдәме белән оештырып үткәрде.

Легендар ватандашыбыз, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы турында Мәскәүнең Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, галим-алманист Абделхан Әхтәмҗан чыгыш ясады. Ул - Муса Җәлилнең тормыш юлындагы билгесез битләрне ачыкларга үзеннән зур өлеш керткән галим. Кичәдә шулай ук Муса Җәлилнең кызы Чулпан, Икенче удар армия ветераннары Шурасы рәисе, отставкадагы полковник Борис Пылаев һәм элеккеге разведчица Бибинур ханым Алимова чыгыш ясады. Алар М.Җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы үрнәгендә берничә буын совет кешесенең патриотик рухта формалашуы, хәтта фашист тоткынлыгында да аның баш имичә көрәшне дәвам иттерүе, үзенең шигырьләре һәм шәхси батырлыгы белән әсирлеккә төшкән башка иптәшләренең дә рухын күтәреп, җиңүгә ышаныч тудыруы турында сөйләделәр.

Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчуринның Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл куелачагы һәм һәйкәл куелган шушы мәйданга аның исеме биреләчәге турындагы Мәскәү шәһәр Думасы карарын игълан итүен, кичәдә катнашучылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Җыелыш азагында тамашачылар игътибарына 1186нчы мәктәп балалары әзерләгән әдәби композиция тәкъдим ителде. Ә җыелыш барышында сәхнәдәге зур экранда шушы ук мәктәп балалары бөртекләп җыйган, М.Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлына кагылышлы фотосурәтләр, документлар һәм язма материаллар күрсәтелде. Батыр шагыйрьнең әти-әнисе, туганнары, балачагы, яшүсмер еллары һәм Мәскәүдә эшләгән чорына караган бик күп фотосурәтләр һәм документлар тупланган икән. Башкаланың хәзер Татар мәдәни үзәге урнашкан Асадуллаев йортында М.Җәлил заманында Мәскәү татар яшьләре өчен әдәби түгәрәк тә алып барган булган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100