Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә Нурҗиһан Симаеваның концерты булды
Җыр бәйрәмендә артистның иҗади уңышлары билгеләп үтелде.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 20 мартта Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә халыкара конкурслар лауреаты Нурҗиһан Симаеваның концерты узды.
Ул Татар мәдәни үзәгенең төрле коллективлары һәм чакырылган кунаклар оештырырга ярдәм иткән чын җыр бәйрәме булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә
Концерт башланыр алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов һәм үзәкнең сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов Нурҗиһан Симаеваның иҗади уңышларын билгеләп үтте. .
Бу концертта Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатыйхова җитәкчелегендәге «Мәдинә» ансамбле, профессиональ биючеләр һ.б. катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз