news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә әдәбият һәм кинематография турында фикер алышачаклар

Очрашуда әлеге тема белән кызыксынган һәркем катнаша ала.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә татар әдәбияты һәм кинематографиясе турында фикер алышачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы
вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Әлеге фикер алышуда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, драматург Мансур Гыйләҗев һәм КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова катнашачак.

Очрашуда әлеге тема белән кызыксынган һәркем катнаша ала.

Очрашу 19 гыйнвар көнне 15.00 сәгатьтә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot