Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында «Татарча диктант» яздылар
Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды, турыдан-туры трансляция Казаннан алып барылды.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында ел саен үткәрелә торган традицион «Татарча диктант» үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Турыдан-туры трансляция Казаннан алып барылды.
Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин сәламләү сүзендә халык телен, димәк, милли мәдәниятне саклап калуга ярдәм итә торган мондый акцияләрнең мөһимлеген искәртте.
Мәскәүдә яшәүче татарлар - төрле республикалар һәм өлкәләрдән 35 вәкил бүген татарча диктант язды. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды.
Татар мәдәният үзәгендә диктант язган һәр катнашучы нәтиҗәләрне «Яз» бланкында калдырган телефоннары аша беләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз