Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татар мәдәни үзәге яңа сезонын ачты
Башкаланың актив татарлары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан булдырылган медальгә лаек булган.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү татар мәдәни үзәгендә(ТКЦ) узган ял көннәрендә унөченче иҗади сезонны ачканнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча дини эшләр департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мәскәү Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәутдинов, Мәскәү РОО-ТНКА президиумы рәисе Әнвәр Хөсәенов һәм РОО - ТНКА җитәкчесе Фәрит Фарисов тәбрикләү сүзләрен җиткергән.
Әхмәтшин үзәк җитәкчелеген милләттәшләрне берләштерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда зур эш алып барулары өчен рәхмәтен җиткергән. Ул үзәккә теләге булган төрле яшьтәге кешенең килә алуын һәм чараларда катнашуын билгеләп үткән.
Шулай ук вәкил үзәктә һәм җәмәгать эшләрендә актив эш алып баручы милләттәшләргә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан булдырылган медален тапшырган. Медаль Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы белән эшләнгән.
Кичә Мәскәү татар мәдәни үзәге әзерләгән программа нигезендә иҗади коллективлар әзерләгән концерт белән төгәлләнгән. Равил Әхмәтшин билгеләп үтүенчә, оештырылган чараларда һәр елны 300 ләп кеше катнашып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз