news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар КВН лигасының беренче уены узган, лиганың президенты сайланган

Президент вазифасын Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов башкарачак.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Мәскәү татар КВН лигасы уены узды. Мәскәү татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов “Татар-информ” хәбәрчесенә уенда лиганың президенты сайлануы турында әйтте.

“КВН югары дәрәҗәдә үтте. Мәскәү татар КВН лигасының президентын да сайладык. Президент вазифасын Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов башкарачак”, - диде Динар Сәлахов.

Мәскәү татар КВН лигасының президенты Фәрит Фәрисов уенны югары бәяләде.

“Кичә Мәскәү татар КВН лигасының беренче уены узды. Барлыгы 5 команда катнашты. Аларга татар телен белү, юмор һәм артистлык югары дәрәҗәдә булу шартлары куелган иде. Катнашучылар тулы залда чыгыш ясадылар, без моны үзебез дә көтмәгән идек. Хәзер инде җиңүче команда белән Казанда әйбәт кенә чыгыш ясарга кала”, - дип сөйләде президент.

Мәскәү татар КВН лигасының тарихи беренче уены җиңүчесе итеп “Немажорлар” командасы танылган. Алар 21-26 октябрь көннәрендә Казанда узачак татар югары КВН лигасында катнашачаклар.

Уенда Мәскәү шәһәренең төрле югары уку йортларыннан 5 команда катнашкан. “Спасатели из РНИМУ” (РНИМУ), “Немажорлар” (МГИМО), “Штаб”, “ТТМафия” (РУДН), “Алга” (РГУНГ им. Губкина) командалары үзләренең мәзәкләре белән килгән кунакларның кәефен күтәргән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100