news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар хатын-кызларын “Язгы серләр” көтә

Мәскәү татар хатын-кызларын “Язгы серләр” көтә

(Мәскәү, 5 март, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Бүген Мәскәү Татар төбәк милли-мәдәни үзәгендә башкаланың иҗатчы татар хатын-кызлары белән очрашу үткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бу кичә “Язгы серләр” дип аталган.

Бу кичәдә асыл затларыбыздан җырчы Лилиана Шәйхи һәм композитор Эльмира Якубова да катнашачак.

Ә Нәзифә Кәримова җитәкләгән “Зыялылар” клубында бу көнне, елдагыча, 8 март бәйрәменә багышланган кызыклы кичә оештырыла. Анда да кунакларны күпсанлы сюрпризлар көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100