news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

Эстафетаның федераль этабы ахырына якынлаша.

Мәскәү ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте
Абдул Фархан

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү ТАССРның 100 еллыгы әләме федераль эстафетасын кабул итте. Башкалада Татар мәдәнияте үзәгендә тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгы әләменә шәһәр гербын беркеттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чара Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды. Эстафетаның федераль этабы финалга якынлаша. Хәзер ТАССРның 100 еллыгы әләмен Россиянең 69 төбәгенең, шулай ук Беларусь Республикасының герблары бизи.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Татарстан вице-премьеры — Россиядә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү татар җәмәгатьчелеге активистларын ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле медальләр белән бүләкләде.

Аннары татар шагыйрьләре белән очрашу булды. Анда ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Марсель Галиев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил һәм Х. Такташ исемендәге премияләр лауреаты Рәмис Аймәт һәм С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Шәмсия Җиһангирова катнашты.

Казаннан килгән әдәбият әһелләре үз язмаларын укыды һәм мәскәүлеләрнең сорауларына җавап бирде. Аймәт һәм Җиһангирова үз шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Салихов Татарстан Язучылар берлеге эше турында сөйләде.


Галерея: ТАССРның 100 еллыгы әләменә Мәскәү гербын беркетеп кую тантанасы

Моннан тыш, татар мәдәни үзәгендә Россия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Гүзәл Әхмәдиева һәм Ләйсән Минһаҗева, «Илдан» бию ансамбле һәм «Нур» ансамбле чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100