news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү тамашачысына Татарстанның филармония джаз оркестры татарча зур концерт куячак
Әсәдуллаев йортында булачак концертта Татарстанның танылган артистлары күренекле татар шагыйрьләренең әсәрләренә иҗат ителгән җырлар башкарачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). 23 апрельдә Мәскәү шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге”ндә, ягъни Әсәдуллаев йортында Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” узачак. Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә джаз оркестры тарихын чагылдырган күргәзмә дә оештырылачак.
Концертта Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Лидия Әхмәтова, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, танылган җырчылар Азат Фазлыев, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхрәзиев һ.б. чыгыш ясар дип көтелә.
Программада Әхмәт Ерикәй, Ләбиб Айтуганов, Мостафа Ногман, Нәби Дәүли, Гәрәй Рәхим, Рифкать Гарифуллин, Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Анатолий Луппов, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Резидә Ахиярова, Эльмир Низамов, Лидия Әхмәтова, Сәйдә Вәлиди, Эльмира Галимова иҗат иткән җырлар, инструменталь әсәрләр яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot