news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү табиблары Казанда мастер-класс үткәрде

ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Табиблар клубы әгъзалары шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсендә шулай ук лекцияләр дә укыды

(Мәскәү, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Табиблар клубы әгъзалары - медицина фәннәре кандидатлары Искәндәр Габдуллин һәм Рәмис Фатыйхов мастер-класс үткәрде һәм лекцияләр укыды.

Искәндәр Габдуллин Россия Яшь урологлар ассоциациясе президенты, ә Рәмис Фатыйхов ассоциациянең төбәкләр белән эшләү координаторы,  урология фәнни-тикшеренү институты баш табибы урынбасары. Простата бизендәге яман шешне дәвалау буенча мастер-класста Республика онкология үзәгенең онкоурология бүлеге мөдире Эдуард Габдрахманов та катнашты.

Мәскәү табиблары лекцияне Татарстанның әйдәп баручы урологларына укыды. 

Искәндәр Габдуллин һәм Рәмис Фатыйхов сүзләренчә, мастер-класс уңышлы узган, гәрчә, очрак шактый катлаулы булып, операция гадәттәгедән озаграк дәвам итсә дә, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте. 

Мәскәү табибларының Казандагы мастер-классы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы һәм ярдәме белән узган.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100