news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан түләүле юлы узачак авыллар исемлеге билгеле

Татарстанда түләүле машина юлы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнары аркылы узачак.

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан түләүле юлы узачак авыллар исемлеге билгеле
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль автомобиль юллары һәм федераль транспорт буенча территориаль планга кертеләчәк үзгәрешләрне раслады. Россия Хөкүмәте башлыгы карары нигезендә Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тизйөрешле машина юлы узачак территорияләр билгеләнгән.

Түләүле трасса Кайбыч районының Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Ульянково, Зур Кайбыч, Мөрәле, Федоровский, Колангы, Кошман һәм Кече Мәме авыллары; Апас районының Югары Акхуҗа авылы; Югары Ослан районының Карагуҗа, Олы Мәме, Мәйдан, Ямбулат һәм Шылаңгы; Кама Тамагы районының Осинники һәм Тәмте; Лаеш районының Никольское, Нармонка, Хәерби, Сокуры һәм Егорьевское; Питрәч районының Шәле авылы аша узачак.

  • Мәскәү-Түбән Новгород-Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк. Бу беренче техник категориядәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрәкәт полосасы булачак. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 чакрымга исәпләнгән.

Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юлны “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысаларында төзү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100