news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү-Түбән Кама авиарейсы 4 сәгатькә тоткарлана

Самолет, томан булу сәбәпле, тоткарланган

  (Чаллы, 8 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). “Аэрофлот” авиакомпаниясенең Мәскәү («Шереметьево») – Түбән Кама («Бегиш») рейсы 4 сәгатьтән дә артыкка тоткарлана.
Самолет “Шереметьево” аэропортыннан 8.10 сәгатьтә кузгалырга тиеш иде. Авиакомпаниянең рәсми сайтында рейс 11.40 сәгатькә кадәр тоткарлана дип хәбәр ителә. Ә борт 11.54 сәгатьтә кузгалган, “Бигеш”тә 13.20 сәгатьтә төшәчәк, дип белдерделәр “Татар-информ МА хәбәрчесенә Түбән Кама аэропортында.
Самолет, Түбән Камада томан булу сәбәпле, тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot