news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү суды Әсәдуллаев йорты турындагы эшне карауны кичектергән

Утырышта ике якка да өйрәнергә кирәк булган өстәмә документлар барлыкка килгән.

Мәскәү суды Әсәдуллаев йорты турындагы эшне карауны кичектергән
rtnka.com

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Мәскәүнең Арбитраж суды "Әсәдуллаев йорты" исемен йөртүче бина язмышы турындагы эшне карауны кичектергән. Ике якка да өйрәнергә кирәк булган өстәмә документлар барлыкка килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Мәскәү татарларының милли мәдәни автономия рәисе Фәрит Фәрисов хәбәр итте.

  • Әсәдуллаев йорты – Мәскәүнең элекке татар бистәсендә урнашкан тарихи бина. 1913 елда сәүдәгәр Әсәдуллаев һәм Мәскәү мөселманнары акчасына төзелгән. 10 ел элек бина "Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе"нә 49 елга түләүсез кулланылышка тапшырылган булган. Бина максатчан кулланылмый дип, Россия президенты идарәсенең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү" федераль дәүләт бюджет оешмасы макхәмә аркылы бинаны бушатуны таләп итмәкче.

“2018 елның июнь аенда бинаны максатсыз рәвештә кулланыла дип таптылар. Гариза бирүченең дәгъвасында үзәктә законсыз рәвештә берничә оешма урнашкан һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми диелгән. Тик каршы якның дәгъвалары төзәтелде, без аны язма рәвештә күрсәтә алабыз. Бинада янгын куркынычсызлыгына җавап бирүче җиһазлар урнаштырдык һәм төзекләндерү эшләре башкардык. Хокук бозулар бетерелде”, - дип сөйләде Фәрит Фәрисов.

“Суд утырышы 18 апрель көненә күчерелде. Ике якка да өйрәнергә кирәк булган өстәмә документлар барлыкка килде. Каршы як мәхкәмә утырышын үзе күчерде, без дә аларның бу карарын хупладык. Алга таба барлык бәхәсләр уңай якка хәл ителер дип өметләнәбез. Ике як та уртак фикергә килергә тели, без дөрес юлдан барабыз. Җавап бирүче безнең белән дустанә килешү төзергә ниятли”, - дип аңлатты Фәрисов.

Фәрит Фәрисов үзәктә атна саен милли-мәдәни чаралар узуын билгеләп узды. Ял көннәрендә биредә татар һәм инглиз теле дәресләре өйрәтелә. Шулай ук җыр-бию түгәрәкләре дә эшли. “Бүгенге көндә Әсәдуллаев йорты үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Мәдәни кыйммәтләрне, татар телен һәм милләтен саклап калу буенча зур эшләр башкарабыз”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot