news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү суды КФУ ректоры Илшат Гафуровның арест вакытын озайтты

Гафуров апрель азагына кадәр тагын ике айны Мәскәүнең тикшерү изоляторында уздырачак.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Мәскәүнең Басман суды Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның арест вакытын озайтты. Үтенечне бүген башкала суды карады.

Гафуров апрель азагына кадәр тагын ике айны Мәскәүнең тикшерү изоляторында уздырачак.

Исегезгә төшерәбез, Гафуров заказлы үтерү турындагы җинаять эшенең фигуранты булып тора. Аны декабрь аенда тоткарладылар һәм шунда ук этап белән Мәскәүгә озаттылар. Берничә тапкыр Гафуров үзен тоткарлаудан риза булмыйча, шикаять бирергә һәм СИЗОдан чыгарга омтылып караса да, башкала суды аның үтенечен канәгатьләндермәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot