Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү суды Казан университеты ректоры Илшат Гафуровны тикшерү изоляторында калдырды
Ул кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү шәһәре суды Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның апелляцион шикаятен канәгатьләндермәде, ул тикшерү изоляторында калды.
Гафуров кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Әмма Басман суды карарны үзгәрешсез калдырды. Бу хакта Мәскәү суды сайтында мәгълүмат чыкты.
Узган елның декабрендә Гафуровны тоткарладылар һәм аны Мәскәүгә җибәрделәр. Ул, суд карары нигезендә, 21 февральгә кадәр тикшерү изоляторына урнаштырылды.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр 1999 елның 29 августында Илшат Гафуровның заказы буенча Алабуга депутаты үтерелгән дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз