news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү складында янгында үлүчеләр - Кыргызстаннан килгән 20-25 яшьлек хатын-кызлар

Аларның күбесе Кыгызстаннан булырга мөмкин

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә Алтуф шоссесындагы типография складында янгында һәлак булучылар - 20-25 яшьлек хатын-кызлар, дип хәбәр итте Кыргыз җәмәгать оешмасы («Кыргыз биримдиги» ) вәкиле Абдыганы Шакиров.

“Алтуф шоссесында үлүчеләр, башлангыч мәгълүматлар буенча, 20-25 яшьлек кызлар. Алар биредә эшләде. Хәзер фаҗига булган урында мәетләрне ачыклау эшләре бара”, - дип күрсәтә Абдыганы Шакиров гаризасын АГН «Москва» .

Моның белән бергә «Интерфакс» агентлыгы, Кыргызстан Чит ил эшләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән, үлгән 16 кешенең 14се Кыргызстан гражданнары булырга мөмкин, дип белдерә.

Исегезгә төшерәбез, Алтуф шоссесы 5нче йорт адресы буенча урнашкан складта янгын 27 августта иртән чыккан, ул 200 кв м мәйданны тәшкил иткән. Янгынны сүндергәннән соң ашыгыч хезмәтләр вәкилләре складның эчке бүлмәсеннән 16 мәет тапканнар. Соңрак дүрт зыян күрүченең берсе эвакуация вакытында үлгәнлеге билгеле булды.

Әлеге факт буенча РФ ҖКның 219 маддәсе 3нче бүлеге (“Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу”) буенча җинаять эше ачты. Тикшерүнең төп версиясе буенча, янгын беренче каттагы лампадагы кыска ялганыштан чыккан.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100