news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Фәрит Фарисовның иҗат кичәсе узды

Ул һәркем өчен мөһим булган - иман, гаилә, тормыш турында шигырьләрен укыды.

Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Фәрит Фарисовның иҗат кичәсе узды
Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең төбәк иҗтимагый оешмасы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы урынбасары Фәрит Фарисовның иҗат кичәсе узды. Бу хакта Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актив җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия мөселман халыклары турында этник-рухи фәнни хезмәтләр авторы Фәрит Фарис улы бөтенләй яңа, көтелмәгән ягы белән ачылды. Ул һәркем өчен мөһим булган - иман, гаилә, тормыш турында шигырьләрен укыды.

Татар мәдәни үзәгенең Зур залында кичәгә берничә йөз тамашачы җыелды. Иҗат кичәсен имам-хатиб, шагыйрь Ренат Абянов алып барды. Чакырылган артистлар һәм дуслар арасында хөрмәтле кунаклар: Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, «Мәдинә» ансамбле җитәкчесе Наилә Фатехова, «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов, Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Мәскәү 1186нчы мәктәбе директоры Роза Шакирова һәм башкалар бар иде.

Залда төрле милләт вәкилләре – татарлар, башкортлар җыелды, рус, гагауз, таджик, белорус, дагыстан, чечен, грузин вәкилләре булды.

Әлеге концертның мәгънәсе аның исемендә төзелгән иде, чөнки «рифма» һәм «уйлар» сүзләре уртак һәм иң төп иҗек — «без» («РифМЫсли»).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100