Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Сабан туенда сәхнә су өстендә корылачак
Кунаклар Мәскәү елгасында ишкәкле көймә регатасын күрә алачак.
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 22 июльдә “Коломенск” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда су өстендә сәхнә корылачак. “Мәскәү Сабан туе – 2017”гә килгән кунаклар ишкәкле көймә регатасын күрә алачак. Бу хакта Мәскәүнең “Бердәмлек” яшьләр клубы активисты Римма Гомәрова хәбәр итте.
Алты ишкәкле көймәләр төзелеше буенча борынгы“ушкуй” ларны (хәзерге татар телендә – ишкәкне) хәтерләтәләр. Алар Идел һәм Кама буйларында киң таралыш алган була.
Һәр командада 7 кеше – 6 ишкәкче һәм 1 йөртүче булырга тиеш. Оештыручылар әзер командалар белән катнашырга яки яшәү (туган, тору, эшләү, уку) җиренә карап, яңа төркем төзергә киңәш итәләр. Командалар оешып бетмәгән очракта, берничәне берләштереп ясаячаклар. Хәзерге вакытта 8 команда теркәлгән. Катнашучыларга бәйге алдыннан күнекмәләр (тренировка) ясау мөмкинчелеге булдырыла.

“Күп еллар Сабан туен Коломенск яр буенында уздырсак та, Мәскәү елгасында моңарчы булмаган иде", - ди Римма Гомәрова.
“Коломенск” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында уздырылачак Сабан туена 150 меңгә якын кунак килер, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз