news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак

Моннан тыш, бер атналык ял һәм белем алу сертификаты отарга мөмкин.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак. Әлегә машинаның нинди маркада булуы билгеле түгел. Бу хакта бәйрәмнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Моннан тыш, Ренат Ибраһимовның Ялтадагы вилласында бер атналык ял һәм гомуми суммасы 500 мең булган белем алу сертификаты уйнатылачак. Әлеге кыйммәтле бүләкләрне оту өчен 21 июль көнне Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгына Сабан туена килү һәм волонтерлар тарата торган анкеталарны тутыру шарт. Бүләкләрне бәйрәмнең төп сәхнәсеннән уйнатачаклар. 
 
  • Мәскәүдә Сабан туе 30нчы тапкыр үткәрелә. "Коломенское" музей-тыюлыгы бәйрәмне 8нче тапкыр каршы алачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot