news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Сабан туена 250 меңнән артык кунак килгән

Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»).  21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе - 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальнең оештыру комитеты утырышында игълан ителгән.

Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган.

Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты. Бәйрәмнең сәнгать җитәкчесе Европа күләмендә танылган режиссер Ханс-Йоахим Фрай булды.

Мәскәү Сабан туена көтелмәгән күчтәнәч - 2018 килограммлы чәкчәк пешерелде.

Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.

  • "Татар-информ" Мәскәү Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның катнашуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100