Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Сабан туе тарихында икенче тапкыр ишкәкчеләр ярышы узды
Идея авторы - яхт-клуб директоры Илдар Халилюлин.
(Мәскәү, 24 июль, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Быелгы Сабан туенда, Мәскәү фестивале тарихында икенче тапкыр, ишкәкчеләр ярышы узды. "Коломенское" музей тыюлыгы Мәскәү елгасы ярында урнашкан, яр буенда пароходлар туктый торган причал да бар. Шул причалдан читтәрәк урнашкан култыкны "Дом на Патриарших" яхт-клубы үз итте - быел бу култыкта Мәскәү Сабан туе кубогына II Ишкәкле регата уздырылды.
Идея авторы - яхт-клуб директоры Илдар Халилюлин.
Былтыргы кебек үк, регатада 8 команда катнашты. Һәр командада - 6 ишкәкче, бер штурман. Бәйге кагыйдәләре буенча, командада кимендә ике ишкәкче кыз булырга тиеш иде. Быел кызлардан гына торган экипаж төзелү үзе бер сенсация булды - тренировкаларның берсен карарга килгән Башкортстан кызы Светлана Кәримова, өч көн эчендә җиде кыздан өр-яңа команда җыеп, барысын да шаккатырды. Команданың исеме дә "Җиде кыз". Ал төстәге футболкалар кигән бу команда ярышның иң "гламур" төркеме исемен алды һәм, ярымфиналга узмасалар да, кыюлыклары өчен кызларга регатаның махсус кубогы тапшырылды.
Сигез команданың икесе - башкорт төркемнәре. "Шоңҡар" һәм "Ағиҙел" командалары быел инде икенче тапкыр катнаша. Тәҗрибәлеләр исемлегендә шулай ук "Барс", "Ватан", "Хәрәкәт" ишкәкчеләре бар. Ә "Бердәмлек", "Җиде кыз", "Сигез нур" өчен бу регата дебют иде.
Регата барышында сигез команданың дүртесе - "Барс", "Бердәмлек", "Шоңҡар", "Ағиҙел" - ярымфиналга узды. Комментатор Динар Сәлахов: "Ике - татар, ике башкорт командасы үзара ярышачак!" дип, яр буендагы тамашачыларны командалар составы белән таныштыра башлады. "Барс" - "Ак барс" хоккей командасының Мәскәүдәге җанатарлар клубыннан. Мәскәү татар яшьләренең "Бердәмлек" клубы үз исемендәге команда булдырды. "Ағиҙел" - BashStudents һәм "Мәскәү башкортлары" оешмаларының җыелма командасы. "Шоңҡар"да - шул ук исемдәге ансамбль солистлары.
Дүрт команда арасыннан финалга ике команда чыга - һәм кабат татар-башкорт командалары: Арлан Галиев җитәкләгән "Бердәмлек" һәм Замир Яминов кул астындагы "Ағиҙел". Финишка беренче булып яшел футболкалар - "Ағиҙел" башкорт командасы килә, ә ярдагы җанатарлар көймә экипажын чын кымыз сибеп каршылый!
Мәскәү Сабан туеның йөзек кашына әйләнеп килүче яңа традиция - ишкәкчеләр регатасы - быел яңа җиңүчеләр, яңа исемнәр китерде. "Татарлыгы, миллилеге нидә бу регатаның? Ник сезне тамаша кылучылар шундый күп?" дип сораучыларга оештыручылар: "Бу - спорт, бу - яшьлек, бу - бердәмлек бәйрәме. Матур ярыш! Башкорт белән татар гомер буе мул сулы елгалар буенда яшәгән, ишкәк ишү безнең өчен ят һөнәр түгел. Җиңүчеләрнең исеме дә бит - елга исеме, "Агыйдел". Өстәвенә, ике милләт, ике ут күрше, инде ике ел рәттән ярышып, бер-берсен уздырам, дип, милли горурлык хисе белән килә. Шулай булса да, командалар үзара бик дус, көндәшлек хисе стартта, елгада гына уяна. Һәм ул шунда гына калсын да!"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз