news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү сәхнәсендә Рәшит Ваһаповка уйнаган баян яңгыраячак

Бүген Колонналы залда Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концерт була.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан артистлары Рәшит Ваһапов җырларын радио һәм пластинкаларга яздырганда уйнаган баянны Мәскәүгә алып килделәр. Баянның хәзерге хуҗасы - күренекле баянчы Рамил Курамшин - бу баян белән бүген Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Бер төркем артистлар, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында катнашу өчен, Казаннан Мәскәүгә килеп төштеләр. Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган әлеге концерт Колонналы залда була. Хәзерге вакытта монда репетиция бара.

Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Илгиз Мөхетдинов һәм башка җырчылар, "Казан нуры" оркестрына кушылып, Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырлар башкарачак. Программада Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Илһам Вәлиев та бар.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булачак.

  • Колонналы зал - Мәскәүнең бөек артистлар чыгыш ясаган иң танылган залларының берсе. Тамаша залында 1200 урын бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100