Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү режиссеры Лина Арифуллина татар һәм башкорт эстрадасын яратуын әйтте
«Яңа йолдыз» проекты Лина Арифуллинага финалистларның гаиләләренә, шөгыльләренә зур игътибар бирелүе белән аеруча ошаган.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәүнең «Йолдызлар фабрикасы», Татарстанның «Яңа йолдыз» проектлары режиссеры Лина Арифуллина татар һәм башкорт эстрадасын яратуын белдерде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Яңа йолдыз» проекты гала-концертында әйтте.
«Даими рәвештә милли мәдәниятне күзәтеп торам. Татарстанга һәм Башкортстанга еш барам. Татар һәм башкорт эстрадасы матур, кызыклы һәм, иң мөһиме, күптөрле. Мин аларны бик яратам», — диде Лина Арифуллина.
Режиссер татар артистларының Мәскәү сәхнәсен яулау мөмкинлеге турында фикерен әйтте. «Үзеңә һәрвакыт зур максат куярга кирәк. Татар артистымы ул, башка милләтнекеме, тырышса, эзләнсә, кыю булса, Мәскәү сәхнәсенә генә менү түгел, халыкара дәрәҗәгә дә ирешә ала», - диде ул.
«Яңа йолдыз» проекты Лина Арифуллинага финалистларның гаиләләренә, шөгыльләренә зур игътибар бирелүе белән аеруча ошаган. «Артистның ничек формалашуын өйрәнү безнең өчен бик кызыклы булды. Аңа гаиләсе дә, мохите дә, эше дә, кызыксынулары да зур йогынты ясый. Гаиләсе — аеруча», — диде ул.
Режиссер конкурс аша зур сәхнәгә менүне җиңел эш түгел дип саный. Аның фикеренчә, «Яңа йолдыз» проекты — җитди конкурс.
«Финалистлар зур сайлау этабын узган, проект кысаларында нык көч түккән кешеләр. Аларга афәрин дип кенә әйтә алам. Үзләрен бик яхшы күрсәттеләр, сезнең исемле артистлардан кимен куймадылар», диде Лина Арифуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз