news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү районы прокуроры Шамов Марий Эл республикасы прокуроры урынбасары итеп билгеләнде

Павел Шамов прокуратура органнарында 1994 елда эшли башлаган.

Мәскәү районы прокуроры Шамов Марий Эл республикасы прокуроры урынбасары итеп билгеләнде
прокуратура РТ

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Россиянең Генераль прокуроры боерыгы белән, Павел Шамов Марий Эл республикасы прокуроры урынбасары вазифасына билгеләнде. Ул 2016 елдан Казанның Мәскәү районы прокуроры булып эшли иде. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Павел Шамов 1994 елда В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Шул ук елны Чаллы прокуратурасы органнарында тикшерүче вазифасында эшли башлаган.

1997 елда Павел Шамов Чаллы прокуроры-криминалисты булган, ә бер елдан Татарстан прокуратурасына күчкән. 2001 елдан ул Татарстанның Кама транспорт прокуроры булып эшләгән.

2007-2016 елларда Чаллы прокурорының беренче урынбасары вазифасын башкарган.

Павел Шамов “СССР Кораллы көчләренә 70 ел” медале, “Дәүләт чиген саклаган өчен” медале, “Рәхмәтле Әфган халкыннан хәрби интернационалистка” медале, “Россия прокуратурасына 290 ел” медале, “Мактаулы хезмәте өчен” күкрәк билгесе һәм ”Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100