Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү полицейские 3 млн сум ришвәт алуда шикләнелә
Полиция полковнигы тоткарланган, ул аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнә.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү Төньяк-Көнчыгыш административ округы Эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге җитәкчесе 3 млн сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган, дип хәбәр итә "Интерфакс", хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Александр Сошников үз кабинетында тоткарланган. Тоткарлану сәбәбен аеруча зур күләмдә мошенниклык кылган өчен дип белдергәннәр.
Тикшерү фаразлавы буенча, ул җинаятьтә гаепләнүче кешегә җиңеллек китерергә һәм соңрак җинаять эшен ябарга вәгъдә биргән. Полковник әлеге хезмәтне 3 млн сум белән бәяләгән.
"Әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырып һәм акчаны алып, ул пенсиягә китәргә гариза язган. Хәзер тикшерүчегә карата "Аеруча зур күләмдә мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган”,- дип әйткән чыганак.
"Интерфакс" әлегә бу мәгълүматны рәсми рәвештә раслый алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз