news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү педагогика университетында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

Ринат Мөхәммәдиев татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән утыздан артык китап авторы.

Мәскәү педагогика университетында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды
соцсети

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). В.И. Ленин исемендәге Мәскәү педагогика дәүләт университетында танылган Россия язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән иҗади очрашу узды. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы хәбәр итә.

Ринат Мөхәммәдиев татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән утыздан артык китап авторы булып тора. Ил укучыларына аның «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри читлек кошы» , «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Алланың кашка тәкәсе» һәм башка романнары яхшы билгеле.

Ринат Мөхәммәдиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара премиясе, Азия Һәм Африка илләренең «Лотос» премиясе, А. Платонов исемендәге һәм М. Шолохов исемендәге халыкара премияләр лауреаты.

Шулай ук «Татар дөньясы» федераль газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәүнең «Заман» нәшрият йорты директоры булып тора. Талантлы һәм зирәк язучы укучылар, студентлар һәм укытучылар белән кызыклы әңгәмәдә бүгенге тормышның катлаулы, кискен проблемаларын да кузгатып, фикерләре белән дә уртаклашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot