Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Мәскәүнең Үзәк әдәбиятчы йортында Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы кичә узды
^Мәскәүнең Үзәк әдәбиятчы йортында Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы кичә узды
(Мәскәү, 30 март, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Кичә Мәскәүнең Үзәк әдәбиятчы йортында Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Кичәне ачып, Россия мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры Александр Соколов Россия Президенты Владимир Путинның чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләвен укыды.
“Муса Җәлилнең иҗаты – Россиянең бай, күпмилләтле мәдәниятенең, аның уникаль әдәби мирасының аерылгысыз өлеше. Әдипнең тормышы исә – югары әхлак идеалларына эчкерсез хезмәт итүнең үрнәге, ватанга тугрылык, батырлык һәм каһарманлык билгесе. Муса Җәлилнең китаплары миллионлаган тиражлар белән бастырылды, аның үтемле шигырьләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Алар бүген дә буыннарның тарихи һәм өзелмәс элемтәсен саклап, укучыларның күңел кылларын тибрәтә”, - диелә дәүләт башлыгы сәламләвендә.
Федераль Мәдәният һәм кинематография агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой үз чыгышында 2006 елда Россиякүләм дәрәҗәдә ике истәлекле дата – заманында татар әдәбияты үсешендә революцион роль уйнаган Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтү турында ассызыклады. “Муса Җәлил шигърият белән тормышны гаҗәеп дәрәҗәдә бергә үреп алып барган. Гадәттә, шагыйрь язмышы белән аның шигырьләре язмышы аерым-аерым була. Ә Муса Җәлилдә алар фаҗигале рәвештә бер-берсенә туры килә”, - диде Михаил Швыдкой. “Безнең бәхет шунда: татарлар булмасак та, аның бөек иҗатына һәм каһарманлыгына кагыла алабыз, Җәлилне үз шагыйребез дип саный алабыз, чөнки без ярты меңьеллык дәвамында бергә яшибез, халыкларыбызның язмышлары бер-берсенә үрелеп бара. Без “безнең Җәлил” дип сез “безне Пушкин” дигән кебек үк сөйли алабыз, һәм бу - гуманизмның югары казанышы”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.
Залга җыелганнарның барысында сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева кичәдә катнашучыларга һәм кунакларга республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде. Ул бөтенроссия күләмендә әлегә истәлекле дата әзерлекнең ничек баруы турында бәян итте. “Юбилейга әзерлек 2002 елда башланды, ул вакытта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус указы чыкты һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге оештыру комитеты төзелде”. 2005 елда Россия Федерациясе дәрәҗәсендәге оештыру комитеты төзелде, аның белән Россия мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры җитәкчелек итте. Оештыру комитеты составына Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой да керде. Шундый теләктәшлек ярдәмендә бәйрәм гомуммилләт төсен алды”, - диде Зилә Вәлиева. 2006 елның гыйнварыннан башлап, көн саен Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар үтте, диде мәдәният министры. Әлеге чаралар арасында шагыйрьнең ватаны – Оренбург өлкәсенең Мостафа авылындагы тантаналар, Мәскәүдә Дәүләт Думасында ачылган күргәзмә аерым урын алып тора. Бу дата ерак чит илләрдә дә билгеләп үтелә. “Бу бәйрәм, чыннан да, берләштерә”, - дип ассызыклады З.Вәлиева. Ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Җәлилнең татар, Россия, дөнья әдәбиятына батырлык шагыйре булып кереп калуын, аның татар халкының бәхәссез рухи, милли билгесе һәм горурлыгы булуы хакындагы сүзләрен искәртеп узды.
Чараның рәсми өлешендә шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, “Литературная газета” баш мөхәррире Юрий Поляков чыгыш ясады. Аннары исә Татарстанның сәнгать осталары “Үлемсез җыр” музыкаль-шигърият программасын тәкъдим итте. Муса Җәлилнең татар һәм рус телендәге шигырьләрен Мәскәү Язучылар берлегенең беренче сәркатибе Римма Казакова, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Луара Шакирҗанова, Г.Кама исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары Ренат Таҗетдинов актерлары Ренат Таҗетдинов, СССРның халык артисты Василий Лановой, Казан яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Шакирҗанова укыды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Лилия Гобәйдуллин башкаруында Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына “Алтынчәч” операсыннан алтынчәч ариясе яңгырады.
Кичәдә Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева композитор Рөстәм Яхинның “Фортепиано өчен прелюдия”не башкарды. Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы тамашачыларга биюләр тәкъдим итте. Татарстан шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Рәзил Вәлиев, Ренат Харис, Лилия Газизова, Зиннур Мансуров шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Кичә ахырында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җырны башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз