Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең ЮХИДИ башлыгы башкала Җәмигъ мәчетенә Казанда басылган Коръән бүләк иткән
Виктор Коваленко ул бүләк иткән басманың нәкъ менә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә торырга тиешлеген билгеләп үткән.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәү буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Виктор Коваленко Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә Казанда 1895 елда чыгарылган “Казан басмасы” борынгы изге Коръәнен бүләк иткән. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коръәнне аңа якын дусты бүләк иткән булган. Әмма, Виктор Коваленко фикеренчә, дини басма Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә торырга тиеш.
Башкаланың баш автоинспекторы үз бүләген Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшләр буенча рәис урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый шура әгъзасы Рушан хәзрәт Аббясовка тапшырган.
Дин әһеле Коваленкога Россия башкаласы мәчете музей экспозициясендә лаеклы урын алачак кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт җиткергән.
Әңгәмә барышында Аббясов һәм Коваленко алга таба эшчәнлек һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын камилләштерүдә өстенлекле юнәлешләрне билгеләгәннәр, шулай ук машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең җаваплылыгын арттыруда профилактик чараларны оештыру мәсьәләләренә тукталганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз