news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең теология һәм хокук ислам көллияте каршындагы мәдрәсә ачык ишекләр көне уздыра
Мәдрәсәдә белем бирүдән тыш, кызыклы лекцияләр, бәйгеләр, кичәләр дә оештырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Мәскәүнең теология һәм хокук ислам көллияте каршындагы мәдрәсә ачык ишекләр көне уздыра. Көллиятнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәдрәсәгә укырга керергә теләүчеләр уку йортына 15 һәм 16 сентябрь көннәрендә килә ала.
Дини уку йортында ислам дине, исламда хокук, гарәп теле, ислам тарихы, пәйгамбәрләр тарихы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы, Коръән һәм Коръәннең аңлатмасы, татар теле һ.б. юнәлешләрдә белем бирелә.
Шулай ук, мәдрәсәдә студентларга төрле темаларга лекцияләр укыла. Мисалга, Ватанга мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, әти-әниләргә һәм туганнарга хөрмәт, башка милләттән һәм диннән булучыларга толерант караш кебек агарту лекцияләренә йөрергә мөмкин. Аларда катнашу - ирекле.
Мәдрәсә һәм көллияттә уку елы дәвамында яшьләр өчен кичәләр, конкурслар, бәйрәм чаралары оештырыла. "Рисалят" мөселманнар берләшмәсе каршында, яшь аермасына һәм кызыксынуларга карап, төрле клублар гамәлдә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2