news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең татарлар белән бәйле тарихи урыннарына экскурсия оештырыла

Автобусларда зур экскурсия вакытында Мәскәүнең татарларга кагылышлы тарихи урыннары турында кызыклы фактлар сөйләячәкләр.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). 29 гыйнварда Мәскәү шәһәренең татарлар белән бәйле тарихи урыннарына автобусларда зур экскурсия оештырыла, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге матбугат хезмәте.

Экскурсияне “Манзара ТатарЛайн” бюросы уздырачак. Алар Мәскәүнең татарларга кагылышлы тарихи урыннары турында кызыклы фактлар сөйләп, туристларны Мәскәүдәге беренче тарихи мәчеткә, Җәмигъ мәчеткә, татар сәүдәгәрләре Салих Ерзин һәм Шәмси Әсәдуллаев йортларына, Мәскәү кирмәненә, Касыйм ханлыгының хан балалары сараена, Казан вокзалына, морза Юсуповлар сараена алып барачаклар. Бу тарихи сәяхәт биш сәгатькә исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot