news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең татар яшьләре ветераннар өчен концерт һәм тантаналы кичке аш оештырды

Мәдәни программа ахырында концертта катнашучылар һәм кунаклар «Җиңү көне» композициясен бергәләп башкару өчен сәхнәгә күтәрелде.

Мәскәүнең татар яшьләре ветераннар өчен концерт һәм тантаналы кичке аш оештырды
татарская молодежная организация «Седьмое поколение»

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә, Марьино районында, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «иңгә-иң бер сафта» дигән тантаналы концерт булды. Чараны Халыкара ислам миссиясе ярдәмендә «Җиденче буын» татар яшьләр оешмасы оештырды.

Концертта ветераннар өчен хәрби оркестр чыгыш ясады, милли җыр һәм бию коллективлары башкаруында татар һәм рус җырлары яңгырады, аерым чыгышлар халык һәм заманча җырлар белән үрелеп барды, артистлар театральләштерелгән спектакльләр күрсәтте һәм шигырьләр укыды. «Җиденче буын» оешмасы координаторы Яшел Үзәндә туып-үскән Алмаз Абдрахманов ветераннарның җиңү бердәмлеге символы булуын билгеләп үтте.

«Җиңү көне - ул сугыш тәмамлану датасы гына түгел. Бүген бу бәйрәм патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт билгесе булып тора. Сугыш көннәрендә фронтта мөселманнар, христианнар, дин тотучылар һәм дин тотмаучылар сугыша. Бүген без бер-беребезгә хөрмәткә һәм бердәмлеккә мохтаҗ», – диде үзенең чыгышында Алмаз Абдрахманов.

Ветераннарга котлау сүзләре белән Мәскәү шәһәренең Көньяк-көнчыгыш административ округы префектурасы һәм Марьино район идарәсе, җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләре мөрәҗәгать итте.

Мәдәни программа ахырында концертның барлык катнашучылары һәм кунаклары «Җиңү көне» композициясен бергәләп башкару өчен сәхнәгә күтәрелде. Ә соңыннан барлык теләүчеләр өчен тантаналы кичке аш әзерләнде, анда яшьләр оешмасы волонтерлары ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына азык-төлек җыелмалары тапшырды.

«Безне онытмаган буынның үсүен аңлау күңелле», – дип күз яшьләре аша хис-кичерешләре белән уртаклашты ветераннарның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100