news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Хәсән Туфанны искә алдылар

Кичәдә Хәсән Туфанның шигъри әсәрләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә танылган шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышланган иҗади кичә булды. Бу турыда Дөньядагы татар автономияләре берләшмәләре (АТОМ) мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Биредә артистлар авторның шигъри әсәрләрен һәм аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Кичәне алып баручы Татар мәдәнияте үзәге китапханәчесе Розалия Хәнәфиева шагыйрьнең катлаулы язмышы турында сөйләде

Чарада Зәйнәб Сөләйман җитәкчелегендәге «Татар моңнары» ансамбле, шулай ук Эльмира Галимова, Нурҗиһан Симаева, Рушан Люкманов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot