news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге мохтаҗларга Корбан ите таратты

Акцияне «Ак барс» татар эшлекле клубы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе оештырды.

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге мохтаҗларга Корбан ите таратты
http://tatar-congress.org

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Корбан ите тарату буенча хәйрия акциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул «Ак барс» татар эшлекле клубы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан оештырылды. «Татар халкының мәдәни һәм рухи яңарышы этәргеченә әвереләчәк элитар бергәлек формалаштыру» - эшкуар Илдар Харипов җитәкләгән клубның миссиясе әнә шундый.

Рамил Әхмәтов һәм Мәскәү татарлары автономиясе президиумы әгъзасы Наилә Шәмиева җитәкчелегендәге волонтерлар командасы мохтаҗларга, шулай ук автономия хезмәткәрләре һәм активистлары гаиләләренә Корбан ите тапшырды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100