news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге коллективлары концерт программалары әзерли

Артистлар Ринат Каюмов, Рената Бәдәмшина һәм Аида Зарипова репетицияләр үткәрә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге коллективлары 2022 елга планлаштырылган концерт программалары әзерләвен дәвам итә.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар Ринат Каюмов, Рената Бәдәмшина һәм Аида Зарипова актив рәвештә репетицияләр үткәрә.

«Нур» ансамбле дә яңа программа әзерли. Ансамбль җитәкчесе Алсу Фәтхуллина үз эшенә бик җитди карый, шуңа күрә коллективның яңа чыгышы тамашачылар өчен көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot