Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар шагыйрьләренең иҗади кичәсе була
Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелә.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагына Мәскәү гербын тантаналы рәвештә беркетү һәм Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында була.
Очрашуда Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Рәмис Аймәт, Шәмсия Җиһангирова катнаша. Кичә барышында аларның шигырьләры һәм җырлары яңгыраячак. Концерт номерлары белән Гүзәл Әхмәдиева, Ләйсән Минһаҗева, «Ильдан» бию ансамбле һәм «Нур» ансамбле чыгыш ясаячак.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Роспотребнадзор таләбе буенча шәхси саклык чараларыннан булу сорала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз