news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Рим Хәсәнов һәм Расих Ханнанов җырлары яңгыраячак

Язучы һәм драматург Расих Ханнанов быел үзенең 85 яшен бәйрәм итә.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) 11 декабрьдә Мәскәүдә композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Рим Хәсәновның иҗат кичәсе узачак. “Җырлы гомер” дип аталган кичәдә язучы һәм драматург Расих Ханнанов белән берлектә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Ханнанов быел үзенең 85 яшен бәйрәм итә. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә үтәчәк концертта популяр татар һәм башкорт җырларын Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатыхова, Роза Хәбибуллина, мәдәни үзәк коллективлары, “Ак тирмә” Башкорт мәдәни үзәге җырчылары башкарачак.

Фойеда Уфа рәссамнары күргәзмәсе оештырылачак. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot