Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова җырлары яңгыраячак
Бу көнне Россия башкаласында II Халыкара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узачак.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узачак.
Конкурста Россиядән генә түгел, башка илләрдә яшәүче башкаручылар да катнаша. Әлфия Авзалова Россия күпмилләтле этномәдәниятен үстерү тарихына керде һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче ватандашлары арасында танылды. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гала-концертта Нәфкать Нигъмәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Зөлфия Авзалова, Әлфия Шәрипова, Илгиз Мөхетдинов, Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәинов, Сәидә Минубаева, Әминә Әхмәтҗанова, «Мирас» уен кораллары ансамбле чыгышы көтелә.