news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге «Җомга көн киносы» кичәләренә чакыра

Биредә октябрьдә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиясе каталогыннан фильмнар күрсәтеләчәк.

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге «Җомга көн киносы» кичәләренә чакыра
Рамил Гали

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Алтын тәлинкә» премиясен оештыручылар, актерлар һәм режиссерлар катнашында «Җомга көн киносы» кичәләр циклын ачу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Кичәләр «Кире» нәфис фильмын күрсәтү белән башлана. Фильм режиссерлары: Илсөяр Дамаскин, Рөстәм Рәшитов. Рольләрдә - Камил Ларин, Фәнис Җиһаншин, Зөлфия Вәлиева, Гүзәл Сибгатуллина, Фирая Әкбәрова, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар .Фильмга музыканы Эльмир Низамов язды.

Октябрь аена программа тәкъдим ителә. 9 октябрьдә «Өченче буын» альманахы; 16 октябрьдә «Алтын тәлинкә» док-топ кинопремиясенең иң яхшы документаль фильмнары һәм алар турында фикер алышу; 23 октябрьдә «Бушлык» тулы метражлы нәфис фильм; 30 октябрьдә «Балалар альманахы»н карарга була.

Фильмнар кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиясе каталогыннан (Президент грантлары фонды ярдәме белән) тәкъдим ителә.

Чараны Мәскәү татарлары автономиясе Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештыра. «Җомга көн киносы» кичәләр циклы модераторы – Татарстан Республикасының атказанган артисты Ләйсән Дусаева.

Җыелу вакыты 19:30 сәгатьтә, алдан сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Чара 20: 00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100